«Намус кушканча яшәү» мәгълүмат сәгате (12+)

9 декабрьдә 23 нче санлы китапхаәдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, «Намус кушканча яшәү» дигән мәгълүмат сәгате үтте.
Чарада катнашучылар китапханәченең бөтен дөньяда һәм Россиядә коррупция турында сөйләгәнен тыңлады, коррупция сүзенең нәрсә аңлатуын, аның мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә икәнлеген белде. Алга таба «Нәрсә ул ришвәт?» һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерылып тора?» темасына фикер алыштылар, «Коррупция» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

еыпрорт
23ф. Информационный час Жить по совести
23ф. Информационный час Жить по совести (2)
23ф. Информационный час Жить по совести (3)

Чарага «Рус әдәбиятында коррупция темасы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда А. Радищев, А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, А.С.Грибоедов, А.П.Чехов әсәрләре һәм И. А. Крыловның  «Вороненок», «Лисица и сурок» мәсәлләре тәкъдим ителде. Күргәзмәгә күзәтү ясаганнан соң, барысы бергә авторларның коррупциянең кайсы төрен тасвирлавын искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: