«Кояш патшалыгында, космик дәүләттә»: мәгълүмат сәгате (6+)

12 апрель көнне Россия Авиация һәм космонавтика көнен – кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган истәлекле датаны билгеләп үтә. Бу үзенчәлекле көн – фәннең алга киткән көне  һәм космик өлкәдә хезмәт куючыларның бәйрме. 
Бәйрәм алдыннан 7 апрель көнне 16 нчы санлы китапханә беренче сыйныф укучылары өчен «Кояш патшалыгында, космик дәүләттә» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. 

16
20230407_082716
20230407_083332
20230407_092323
20230407_095317
IMG-20230407-WA0029

Балалар космонавтика үсеше тарихы белән танышты, Галәм, космик тәнчекләр һәм күренешләр турында үз белемнәрен киңәйтте. Балалар бик теләп космоска беренче очыш ясаучы Юрий Гагарин турында сөйләгәнне тыңлады, ул аның очышында турында кинохроника күрсәтү белән үрелеп барды. Мәгълүмат сәгате дәвамында укучылар «Космос дөньясы» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән космос турында китаплар белән танышты. Чара барышында беренче сыйныфлылар космонавтның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыклады, алар кыю, сәламәт, җитез һәм кыю булып үсәргә тырышырга сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: