«Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың» мәгълүмат сәгате (6+)

12 нче санлы татар китапханәсе 24 гыйнвар көнне М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары өчен Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан «Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың»  дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды.

Чарада иң катлаулы, иң җаваплы, иң гүзәл һөнәрләрнең берсе – укытучы һөнәренең әһәмияте, кирәклеге турында сөйләнде. Укучылар укытучыларга багышланган шигырьләрне, җырларны искә төшерделәр. Ф. Яруллинның  «Сез иң гүзәл кеше икәнсез»  җырын башкардылар. Балалар яраткан укытучылары турында тирән хөрмәт белән сөйләде, ни өчен һәм нәрсә өчен яратулары турында әйтеп узды, аннары мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалары белән уртаклашты.   

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: