«Толерантлык – яхшылык территориясе» мәгълүмат сәгате (12+)

15 ноябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә «Толерантлык – яхшылык территориясе» дигән мәгълүмат сәгате үтте. «Толерантлык» төшенчәсе, аның төп сыйфатлары, барлыкка килү тарихы һәм дөньяның төрле илләрендә бу сүзне ничек аңлаулары турында фикер алыштылар. Аеруча төрле милләт вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәттән башка планетада тынычлык була алмавы ассызыклап үтелде. Аларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм ышануын аңлау һәм кабул итү бик мөһим.

njkthfyc
3ф. Информационный час «Толерантность – территория добра» (12 )
3ф. Информационный час «Толерантность – территория добра» (2)
3ф. Информационный час «Толерантность – территория добра»

Бер-берләрен яхшырак белер һәм аңлар өчен, «Комплимент», «Килеп чыккан хәл» кебек берничә мавыктыргыч күнегү үткәрделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара азагында балалар үз якыннарыңны сакларга, һәм һәрвакыт шәхесара мөнәсәбәтләрнең  – «безгә нинди мөнәсәбәт булуын телисең, башкага шундый мөнәсәбәттә бул» дигән алтын кагыйдәсен үтәргә кирәк дигән нәтиҗә чыгарылды. Мәгълүмат сәгате презентация белән үрелеп барды, «Толерантлыкта бөтен планета тора» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: