«Террор тукта» мәгълүмат сәгате (12+)

Җ әмгыятьтә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәштә төп юнәлешләрнең берсе – аларны кисәтү. 3 сентябрь – Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек итү көнендә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Террор тукта» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

IMG_20260903_082517 (1)
IMG_20260903_080737 (1)
Очрашу китапханәченең әлеге истәлекле көн турында сөйләвеннән башланды. Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Бесланда сугышчылар шәһәрнең бер мәктәбен басып алган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Кисәтү әңгәмәсендә китапханәче «экстремистлык», «террорчылык» төшенчәләрен, аларның төп үзенчәлекләрен, экстремистлык килеп чыгуның төп сәбәпләрен, хокукый җаваплылык һ.б.ны ачып салды.
Китапханәче белән бергә яшьләр шикле әйберләргә тап булганда нишләргә, террорчылар һөҗүм иткәндә үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында фикер алышты. Балалар куркыныч янаганда нишләргә кирәклеге турында үз тәкъдимнәре белән актив уртаклашты. 
Чара азагында яшүсмерләр куркынычсызлык мәсьәләләрендә вак нәрсәләр юк: беренче карашка мөһим булмаган деталь дә әһәмиятле булырга мөмкин, ә дөрес һәм вакытында эшләнгән гамәлләр гомерләрне саклап кала ала дигән нәтиҗә ясады. Күпләр көтелмәгән хәлләрдә ничек паникага бирелмәскә, шикле әйберләр турында кая хәбәр итәргә икәнлеге турында яхшырак аңлауларын билгеләп үтте. Чара балаларга үз куркынычсызлыклары һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы өчен шәхси җаваплылыкларын аңларга ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: