«Бердәмлек символы: славян язуы һәм мәдәнияте» мәгълүмат сәгате (12+)

Славян язуы һәм мәдәнияте көне алдыннан, 20 май көнне, укучылар өчен 23 нче санлы китапханәдә «Бердәмлек символы: славян язуы һәм мәдәнияте» дигән мәгълүмат сәгате узды. 
Чара башында китапханәче бәйрәм, аның тарихы, славян язуының борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр үсеше һәм мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийның славян әлифбасын булдырудагы төп роле турында сөйләде. Чарада катнашучылар бик теләп, билгеле бер биремнәрне үтәп, кириллицаның кайбер хәрефләре белән сәяхәт кылды. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

2. Символ единства славянская письменность и культура (3)
1. Символ единства славянская письменность и культура (1)

Презентация язуның борынгы рәсемнәр һәм беренче хәреф билгеләреннән алып хәзерге формаларга кадәр үсешен күзалдына китерергә ярдәм итте. Шулай ук балалар «Аз, Буки, Веди» дигән интерактив викторинада катнашты, анда алар белемлелекләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәтә алды. 
«Русиянең изге мәгърифәтчеләре» күргәзмәсе чараны тулыландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: