«Пушкин картасы. Боларны белү мөһим» мәгълүмат сәгате (12+)

«Пушкин картасы» программасын алга этәрү һәм аны яшьләр һәм аларның әти-әниләре арасында популярлаштыру максатларында 3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре үз укучылары өчен «Пушкин картасы. Боларны белү мөһим» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. 7 нче сыйныф ата-аналарына «Пушкин картасы» турында төп мәгълүмат бирелде, китапханәчеләр аның ярдәмендә ничек итеп чараларга барырга мөмкин булуы, махсус банк картасына күчерелгән виртуаль акчаларга ничек итеп билет сатып алырга икәнлеге турында сөйләде. Ата-аналар «Пушкин картасы» булган кешеләрнең илебезнең төрле шәһәрләрендә мәдәният учреждениеләрендә була алуы турында белде.

IMG-20260324-WA0026
IMG-20260324-WA0033

Һәр катнашучы «Пушкин картасы» мәдәни проекты» дигән мәгълүмати буклет алды, ул «Пушкин картасы»н кем ала алуы, аның белән кая барырга мөмкин булуы, билетны ничек алырга икәне турында мәгълүматтан, шулай ук «Пушкин картасы» алу өчен адымлап инструкциядән торды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: