«Фән турында кызыклы» мәгълүмат сәгате (6+)

17 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен, Татарстанда Фән һәм технологияләр елына багышланган «Фән турында кызыклы» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. 

кпкпкпкффффф
орпсепсс
пещпшщдп

Мәгълүмат сәгате «Хыялдан ачышларга» дигән видеопрезентация караудан башланды, анда балалар дөньяның һәм Россиянең төрле чорларда яшәгән һәм төрледән-төрле өлкәләрдә ачышлар ясаган, дөньяви фән тарихында өйрәнүләре бөек вакыйгага әйләнгән күренекле галимнәрнең исемнәре белән танышты. Укучылар «Галимнәр һәм аларның ачышлары» дигән танып белү викторинасы сорауларына актив җавап бирде. Шулай ук «Фән серләрне ача» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда күренекле галимнәр, аларның бөек казанышлары, россия фәне тарихы турында, кызыклы фәнни фактлар һәм башкалар турында басмалар тәкъдим ителде. Чара азагында «Фәнни тәҗрибәләр һәм экспериментлар» тулыландырылган чынбарлык белән 4D энциклопедия китабына күзәтү ясалды, ул укучысын кызыклы һәм гади тәҗрибә, экспериментлкар ярдәмендә табигый фәннәр белән таныштыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: