«Космик одиссея» мәгълүмат сәгате (6+)

Кешенең космоска беренче очышы елдан-ел бездән ерагая барса да, бу вакыйга булсын өчен нинди зур эш башкарылуын истә тоту мөһим. 9 һәм 10 апрельдә Космонавтика көненә 16 нчы санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Космик одиссея» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

косми
20250409_150126
20250409_150542
20250409_150757
20250409_151610
20250409_152442
20250409_152459
20250409_154205

Чара барышында балалар йолдызлар, планеталар, җир тирәли орбитага кешелек тарихында космик эраны ачкан дөньяда беренче Җирнең ясалма иярчене чыгарылуы һәм космик корабларны кем уйлап табуы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды. Балалар космосны яулауга гомерләрен багышлаган кешеләр –  Ю. А. Гагарин, Г. С. Титов, В. Терешкова, А. Леонов һ.б. белән танышты. Чарада катнашучылар бик теләп космонавтларны очышка ничек әзерләүләре, космик корабның төзелеше, космонавтларның нәрсә ашавы һәм ничек йоклавы турында видеороликлар карады. Чара азагында малайлар һәм кызлар чарага әзерләнгән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән космонавтика турында китаплар белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: