«Кино китаптан башлана» Россия киносы көненә багышланган мәгълүмат сәгате (12+)

25 августта 23 нче санлы китапханәдә «Сәнгать һәм мәдәният дөньясы» программасы кысаларында «Кино китаптан башлана» дигән мәгълүмат сәгате узды.

23ф.Информационный час Кино начинается с книги,посвященный Дню Российского кино (3)
23ф.Информационный час Кино начинается с книги,посвященный Дню Российского кино (4)
23ф.Информационный час Кино начинается с книги,посвященный Дню Российского кино
23ф.Информационный час Кино начинается с книги,посвященный Дню Российского кино (2)
Чара барышында китапханәче әдәби әсәрләрнең ничек итеп кинематографчыларны илһамландыруы, илебез киносының кайсы шедеврлары яраткан китаплар мотивлары буенча төшерелүе, һәм кино дөньясын тирәнрәк аңлар өчен китап укуның никадәр мөһим булуы турында сөйләде. Балаларны кызыклы фактлар, фикер алышулар һәм, әлбәттә инде, үзең өчен яңа әдәби һәм кинематографик горизонтлар ачу мөмкнлеге көтте. 
Китапханә кунаклары бөек китапларның ничек бөек фильмнарга әверелүе турында белде. Яраткан экранлаштыруларны искә төшерделәр һәм әдәбияттан туган кино тылсымы турында сөйләштеләр. 
«Китап битеннән – зур экранга» исеме астында китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда кино сәнгате турында китаплар — режиссёрларның биографияләре, актерларның хатирәләре, илебез кинематографы тарихы турында басмалар тәкъдим ителде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: