«Куркынычсыз Интернет киңлеге»: мәгълүмат сәгате (12+)

8 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Куркынычсыз Интернет киңлеге» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

интернет
IMG-20230207-WA0032
IMG-20230207-WA0029

Очрашу башында китапханәче Интернет төшенчәсе, балалар челтәрдә мөстәкыйль эшли башлаганчы нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеге, ата-аналар контроле турында сөйләде. Аеруча балаларның социаль челтәрләрдә үз-үзен тотышына игътибар бирделәр. Хакерлар һәм мошенниклар кулына эләгергә мөмкин булган мөһим шәхси мәгълүматны ничек саклау, компьютерны зарарлы программалардан саклау турында сүз барды. «Компьютер һәм Интернетның уңай һәм тискәре яклары», «Антивируслар», «Бел әле» уеннарында актив катнаштылар, ребуслар чиштеләр.

«Мин һәм интернет» видеоязмасы интернет челтәрендә нинди әһәмиятле кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген күрсәтте.

Чарада «Интернет челтәрендәге куркынычсызлык» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: