«Балаларга интернет куркынычсызлыгы турында»: мәгълүмат сәгате (6+)  

«Куркынычсыз Интернет өчен бергә» шәһәр акциясе кысаларында, 3-4 февраль көнне 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Балаларга интернет куркынычсызлыгы турында» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

Балалар белән аралашып, китапханәче аларга көнкүреш тормышта, укуда, буш вакытта интернетны кулланулары буенча гомуми сораулар бирде. Нәтиҗәдә, балалар һәркөнне цифрлы җайланманы шәхси максатларда куллана икәне билгеле булды. Әмма интернетны куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен барысы да белә микән соң? Социаль челтәрләрдә нинди куркынычлар сагалап тора? Боларны белүдә кем һәм нәрсә ярдәм итә? Бу сорауларга җаваплар буенча балалар белән бергә фикер алышу узды. 

Шигырь формасында һәм «Мультфильм про интернет», «Фиксики. Вирус» кебек танып белү мультфильмнарында күрсәтелгән интернетны куркынычсыз куллану кагыйдәләре адымлап каралды. Яшь китап сөючеләр шәһәр китапханәсе сайтының «Интернет – куркынычсызлык мәйданы» бите белән танышты һәм челтәр этикеты кагыйдәләрен яхшылап аңлатучы «Балаларга куркынычсыз интернет» дигән социаль ролик белән танышты. 

Яшь үзенчәлекләренә туры килүче файдалы киңәшләр алып, балалар алар яшендә иң беренче булышчы ата-аналар булуы, аларның балаларның интернетны куллануларын контрольдә тотарга тиеш булулары, шулай ук интернетта беренче саклау коралы – антивирус программасы турында белде. 

Кечкенә укучылар өчен «Өч йөз» һәм «Вируслар» уеннары үткәрелде, алар алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. Чара барышында балалар активлык күрсәтте, үз фикерләрен белдерергә тырышты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Поделиться: