«Кеше йолдызларга омтыла»: мәгълүмат сәгате (18+)

13 апрельдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Кеше йолдызларга омтыла» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чараны «Беренче космонавт – Юрий Гагарин» исемле презентация ачып җибәрде. Катнашучылар Ю.Гагарин, кешенең космоска беренче очышы турында күп кенә кызыклы һәм яңа мәгълүмат алдылар. 
Чара азагында «Космоска юл» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар, аның янында әдәбиятка күзәтү үткәрелде.  

Поделиться: