«Куркынычсызлык безгә кирәк – куркынычсызлык безнең өчен мөһим» мәгълүмат сәгате (6+)

Куркынычсызлык атналыгы кысаларында 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экстремаль хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча  «Куркынычсызлык безгә кирәк – куркынычсызлык безнең өчен мөһим» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Куркыныч хәлләр вакытында үзеңне дөрес тотарга өйрәтүче әкиятләрне искә төшерделәр. Алар арасында: «Колобок»; «Красная шапочка»; «Волк и семеро козлят»; «Буратино»; «Петушок – золотой гребешок». 

ыарпфку — копия
14ф2 — копия
14ф1

Әкиятләр мисалында балаларга таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга, куркыныч янаганда нишләргә икәнлеге турында күрсәтелде һәм сөйләнде. «Красная Шапочка» (Кызыл калфакның бүрегә очравы) әкиятеннән өзекне сәхнәләштергәннән соң, балалар кызның ялгыш гамәлләре буенча фикер алышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: