«Террорчылык һәм безнең куркынычсызлык: мәгълүмати досье (12+)

9 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен мәгълүмати досье үткәрде.

фото на миниатюру
IMG_20210909_110828
IMG_20210909_110920

Яшүсмерләр теракт, шартлау һәм торакта янгын чыкканда, заложникка алганда тормыш куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре турында мәгълүмат алды. «Террорчылык һәм балалар» видеоязмасы соңгы ун ел эчендә булган төп террорчылык актлары турында искә төшерде. Укучылар «Террорчылык тарихы», «Атамалар һәм бәяләмәләр», «Террорчылык төрләре», «Террорчылык – җәмгыятькә янау» кебек бүлекләрдән торган «Үзеңне террорчылыктан сакла» дигән интерактив уен-викторинасында бик теләп катнашты.  
Чара азагында өлкән сыйныф укучылары террорчылык темасына багышланган Дарья Доцукның «Голос» һәм Харуки Муракаминың «Подземка» китаплары белән танышты, шулай ук япон метросында булган террорчылык акты турында «Зариновая атака» видеоязмасын һәм Доцукның «Голос» китабы буенча китапнамәне карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: