«Таныш булыгыз: чуаш саклагыч курчагы» мәгълүмат-танып белү сәгате (12+)

8 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Борынгы курчаклар» проекты кысаларында «Таныш булыгыз: чуаш саклагыч курчагы» дигән мәгълүмат-танып белү сәгате уздырды.

IMG-20241008-WA0011
20241008_101211
20241008_130529
1728462980809
20241008_131144
IMG-20241008-WA0005

Чара башында китапханәче очрашуда катнашучыларны чуаш курчагының тарихы белән таныштырды, аның чуаш гамәли сәнгатендә ничек барлыкка килүе, шулай ук чуаш чүпрәк курчагының башка халыкларныкыннан нәрсәсе белән аерылып торуы турында сөйләде. Шуннан соң, балалар үзләре чүпрәк курчакларның уенчык кына түгел, ә йорт учагын саклаучылар, явыз рухлардан яклаучылар һәм төрле эшләрдә ярдәмче булулары турында кызыклы мәгълүматлар белән чыгыш ясады. Алга таба китапханәче җитәкчелегендә чарада катнашучыларның һәрберсе үзен оста ролендә сынап карый алды. Балалар үз куллары белән «Чуаш саклаучысы» дигән халык чүпрәк курчагын ясады. Бу курчак бар гаилә өчен авырулардан, кайгы-хәсрәттән саклаучы булып санала, йортка муллык китерә. Саклаучы курчакны ясаганда укучылар чуаш халык гоореф-гадәтләре белән танышып кына калмады, ә онытылмас хис-кичерешләр, иҗат ләззәте һәм бердәмлек хисе ала алды, һәм тагын ясаган саклаучыларын үзләренә алып калдылар яисә якыннарына бүләк иттеләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: