«Нарко-STOP!»: мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)

15 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, яшүсмерләр өчен «Нарко-STOP!» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате узды.

Стоп..
23ф. 15.06.22 Инфор-позноват час Наркостоп (4)
23ф. 15.06.22 Инфор-позноват час Наркостоп (3)
23ф. 15.06.22 Инфор-позноват час Наркостоп (2)
23ф. 15.06.22 Инфор-позноват час Наркостоп

Чара барышында катнашучылар тәмәке, алкоголь, наркотиклар куллануның зыяны, наркотиклар белән бәйле үлем очракларының куркыныч саннары турында белде. Сәламәт яшәү рәвеше, альтернатив гадәтләр – спорт, сәнгать, иҗат белән шөгыльләнүне үстерү турында сөйләгәнне тыңладылар; зарарлы гадәтләр, наркоманлык һәм аларны кисәтү буенча «Наркотиклар – упкынга юл» китап күргәзмзсендә тәкъдим ителгән киңәшләр турында әдәбиятка кыскача күзәтүне карадылар, уйландылар һәм «Бәхетле тормыш – ул…» җөмләсен дәвам иттеләр.
Чара азагында «Кире кагу» уены уйнадылар, акыл иясе турында «Барысы да синең кулда» дигән риваятьне тыңладылар һәм «Наркотикларның зарары» презентациясен карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: