«Җиңү көне – бу дөньяның яңадан торгызылган көне»: мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)
6 май – Җиңү көне алдыннан 12 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Җиңү көне – бу дөньяның яңадан торгызылган көне» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды. Чара бер минутлык тынлык белән башланды. Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы чорында сугыш хәрәкәтләре барышы елъязмасын искә төшерде, якташлар батырлыгы турында сөйләде. Презентация ярдәмендә балалар Брест кирмәне геройлары белән танышты, Ленинград блокадасы һәм Мәскәү өчен сугыш, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм сугыш кырындагы батырлыклар, сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы, түземлеге турында белде. Ватаныбыз азатлыгы өчен өлкәннәр белән бер сафта көрәшкән балалар турында хикәяләр укучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды.
|