«Китап белем көнен ача» мәгълүмати-танып белү программасы (6+)

Белем көне – ул яңа уку елының башы, яңа белемнәр һәм ачышлар, яңа иҗади идеяләр алу. Укырга мөмкин һәм мавыгып укырга кирәк. 
Үзәк китапханәдә яңа укучыларны сәламләделәр. Чара барышында балалар Белем көненең асылы һәм аның һәр бала тормышындагы әһәмияте турында белде. Шулай ук катнашучылар бик теләп китаплар йорты – Китапханә белән танышты. 

1
давай подумаем
первое знакомство
правильное решение
совместное творчество
у книжных полок

Китапханәчеләр китапларның, укучылар алдында яңа дөньяларга һәм мөмкинлекләргә ишекләр ачып, укуда һәм тормышта тугры юлдашлар була алуы турында кызыклы презентация тәкъдим итте. Балаларга үз кызыксынуларын һәм күнекмәләрен үстерүдә ярдәм итүче төрле әдәби жанрларга аерым игътибар бирелде. 
Чарада катнашучылар классик әсәрләр, хәзерге заман авторлары һәм хәтта яңа фәннәрне өйрәнүдә ярдәм итәрлек китаплар белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: