«Песнәкләр көне» мәгълүмати-уен программасы (12+)

8 ноябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Китаплы яллар» проекты кысаларында «Песнәкләр көне» дигән мәгълүмати-уен программасы узды.
«Песнәкләр көне» дигән әлеге күркәм бәйрәм Россиядә ел саен 12 ноябрьдә билгеләп үтелә һәм ул безнең белән кышларга калучы кошларга багышланган. Елның суык вакытында, җирне кар каплаганнан соң, канатлы дусларыбыз – песнәкләр, чыпчыклар, кызылтүшләр һ.б. кошлар аерым кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗ. 

IMG20251108121129
IMG20251108121402
IMG20251108121617
IMG20251108121707
IMG20251108122024

Балалар «Кошлар ничек кышлый» видеоролигыннан кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алды һәм «Песнәкләр көне» викторинасы сорауларына җавап бирде. Китапханәче белән кошларның суыкларны ничек кичерүе, аларга шәһәрдә нинди куркынычлар янавы һәм кешеләрнең аларга ничек ярдәм итә алуы турында сөйләштеләр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: