«Балалар әкиятләре куркынычсызлыкка өйрәтә»: мәгълүмат минуты (0+)

Хәзерге вакытта балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, тормышта килеп чыгарга мөмкин булган экстремаль хәлләрне булдырмаска тырышу мөһим бурычларның берсе. 

18 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бергә «Балалар әкиятләре куркынычсызлыкка өйрәтә» дигән мәгълүмат минуты үткәрде.

детские сказки
3
1
4
2

Китапханәче урманда, суда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ут һәм электр җиһазларын куллану кагыйдәләре, урамда таныш булмаган кешеләр белән аралашу турында сөйләде. «Волк и семеро козлят», «Красная шапочка» рус халык әкиятләре, С. Я. Маршакның «Кошкин дом», Л. Толстойның «Пожар» әсәрләре ярдәмендә, балалар белән бергә алар көн саен өйдә, урамда, ялда очрарга мөмкин булган куркыныч хәлләрне карадылар. Балалар өлкәннәрнең ни өчен нәрсәнедер тыюлары һәм өлкәннәр киңәшен тыңламаган очракта нәрсә килеп чыгарга мөмкин булуы турында белде. Чара азагында балалар табышмаклар чиште һәм «Куркыныч янәшә» викторинасында катнашты.

Чара куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңларга ярдәм итте, чөнки безнең сәламәтлегебез генә түгел, хәтта гомеребез шуңа бәйле.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: