«Җәлил эзләреннән» мәгълүмати квест-уен (6+)

11 февральдә, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуны бәйрәм итү көне якынлашканда, кече яшьтәге балалар өчен 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Җәлил эзләреннән» дигән мәгълүмати квест-уен уздырды.
Чара башында китапханәчеләр М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, шагыйрьнең гаиләсе фотоларын күрсәтте, китапларына күзәтү ясады. 
Шуннан соң катнашучылар өч командага бүленде һәм маршрут кәгазьләре алды. Балаларга «Шигърият иле», «Балачак иле», «Белгечләр иле» дигән өч станцияне үтәргә кирәк булды.
Һәр станциядә яшь сәяхәтчеләрне кызыклы биремнәр көтеп торды, аларны үтәп, командалар «М.Җәлил һәйкәлләре» пазлы кисәкләрен алды.

23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )…………..
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )………………….
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )………………
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )…………….
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )……….
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )……..
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )….
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )..
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )…………
23ф. Информационная квест-игра «По следам Джалиля» (6 )……
«Шигърият иле» станциясендә балалар бергәләп «Күке», «Әтәч», «Маэмай» шигырьләрен кычкырып укыды. «Рифма төзүчеләр» уены уйнадылар, «шигъри табышмаклар»ның җавапларын таптылар, «Командалар» бәйгесендә катнаштылар. Биремнәрне башкарырга балаларга М.Җәлил шигыреннән «килгән» Акбай «ярдәм итте».

«Балачак иле» станциясендә кызларны һәм малайларны күңелле уеннар һәм бәйгеләр көтте. Укучылар М.Җәлил шигырендәге куян баласы рәсемен ясады, «Кызыл ромашка» шигырендәге ромашканы җыйды, М.Җәлилнең тормыш иптәше, кызы һәм әти-әнитсе исемнәрен искә төшереп, «Исемнәр» уенын уйнады һәм нәни Муса музыка белән кызыксыну сәбәпле, музыкаль бәйгедә катнашты. «Белгечләр иле»ндә исә катнашучыларга М.Җәлил иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирергә туры килде.  
Квест азагында һәр команда пазлларны җыйды һәм Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге М.Җәлил һәйкәлләре килеп чыкты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: