«Мин дөньяны өйрәнәм» мәгълүмати уен-эзләнү (6+)

6 декабрь көнне 23 нче санлы китапханәдә «Мин дөньяны өйрәнәм» дигән мәгълүмати уен-эзләнү чарасы үтте.
Балалар гаҗәеп сораулар һәм җаваплар иленә сәяхәт кылды. Китапханәче яшь укучыларга китапханәдә геройлары яши һәм сөйләшә, көлә һәм бәхәсләшә торган матур әдәбияттан кала, әле тагын безне әйләндереп алган дөнья – үсемлекләр, хайваннар, фән һәм техника турында фәнни белешмәләр бирүче фәнни-танып белү китаплары да булуы турында сөйләде.

ерукк
23ф Информационная игра-поиск «Я познаю мир» (6 ) (2)
23ф Информационная игра-поиск «Я познаю мир» (6 ) (3)
23ф Информационная игра-поиск «Я познаю мир» (6 )

Чарага «Нәрсә?», «Кайда?», «Кайчан?» акыллы китаплар һәрвакыт җавап бирә!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда «Я познаю мир», «Всё обо всём» һәм «Что, есть что» серияләреннән китаплар тәкъдим ителде.
Чара азагында укучылар «Яшь эрудит» мавыктыргыч викторинасында алган белемнәрен ныгытты.
Чара «Балалар укуы йөрәк һәм акыл өчен» программасы кысаларында узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: