М. Цветаева шигырьләренә иллюстрацияләр (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Цветик–семицветик» түгәрәге кысаларында мавыктыргыч мастер-класс узды. 

мастер-класс
1649160943632
1649160943668
рябина
1649160943647
1649160943676

Балалар Марина Цветаева иҗаты һәм аның Мәскәү турында сериясеннән танылган «Красною кистью рябина зажглась…» дигән шигыре белән танышты. Пейзаж репродукцияләреннән һәм рус рәссамнарының миләш рәсеме сурәтләнгән натюрмортларыннан китап күргәзмәсе әзерләнде. 
Балалар катнаш техникада, спонж һәм пумала кулланып, гуашь белән рәсем ясады. Рәсемнәр матур һәм ачык төсләрдә килеп чыкты. 
Аларның эшләре Чаллы Рус Җәмгыяте уздыра торган «Якыннарыгызга бәхет бүләк итегез…» шәһәркүләм иллюстрацияләр бәйгесендә катнашачак.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: