Гамь, сагыш һәм хатирәләр тулы конференция

IMG_0652
IMG_0651

24 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе үтте. Анда Чаллыдан мәктәп укучылары, шәһәр һәм мәктәп китапханәчеләре катнашты.

Конференция эшендә беренче тапкыр «Утырып уйлар уйладым» номинациясе буенча мәктәп китапханәчеләре секциясе оештырылды. Республиканың Бөгелмә, Әтнә, Тәтеш, Арча, Кукмара, Мөслим, Теләче, Кама Тамагы һәм башка район-шәһәрләреннән килгән китапхәнәчеләр Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысова, Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре: Гөларам Җомаголова, Фирдәвес  Имамова  белән фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.

Чыгышлардан күренгәнчә барлык китапханәчеләрне бер сорау борчый, ул да булса мәктәпләрдә китап укучылар саны кимү. Барыбызны да бер максат бирегә китерде. Ничек тә булса, укучыларны китапханәләргә җәлеп итү һәм китапка карата мәхәббәт тәрбияләү. Бу нәүбәттән һәрбер чыгыш ясаучы үзенең иҗади эшләгәннәрен күрсәттеләр, кызыклы алымнар белән дәлилләделәр. Әлеге номинациядә Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсеннән ике китапханәче катнашты: Хәмидуллина Роза, Шәйхетдинова Ләйсән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: