«Язмышлары – китап битләрендә»: язучы, композитор Рубис Зарипов белән очрашу

DSC00807
DSC00798
DSC00802

20  гыйнвар  көнне 3 нче санлы китапханәдә  «Язмышлары – китап битләрендә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарада Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлегенең шәрефле әгъзасы, үзешчән композитор, җырчы, өч дистәгә якын китап авторы Рубис Зарипов катнашты. Китапханәче кунакларны Рубис абыйның тормыш мизгелләре белән таныштырды, язучыга багышланган китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясады. Кичәне танылган җырчы-композитор Рубис Зарипов чыгышы дәвам итте, ул татар халык җырларын һәм романслар башкарды. Килгән кунаклар төрле бәйге-уеннарда теләп катнашты, талъян гармунга кушылып җырлар башкарды, рәхәтләнеп биеде. Кичә бик җылы мөхиттә үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: