«Чатлыклы-нульле» уен турниры (6+)

19 мартта Үзәк балалар модель китапханәсе «Чатлыклы-нульле» дигән уен турниры уздырды.   
Бу мавыктыргыч уен, анда гади булуына карамастан, күптөрле уен стратегияләре яшеренгән. Балалар башта уен кагыйдәләрен кабатлады һәм бер-берсе белән интерактив тактада уйнады.

IMG20250319104850
IMG20250319135610
IMG20250319135615

Күнегүләрдән соң аларның һәрберсе «Чатлыклы-нульле» исеме астында компьютер программасы белән уен уйнады. Программа катлаулылык дәрәҗәсен сайларга мөмкинлек бирә, шунлыктан балалар уенның гади баскычларыннан катлаулыракларына күчә алды. Әлбәттә инде җиңелүләр дә, җиңүләр дә булды. 
Турнир дустанә рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: