«Гаилә уеннары сандыгы» уен калейдоскобы (6+)
23 апрельдә, «Гаилә белән китапханәгә!» Гаилә белән уку көне кысаларында, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Гаилә уеннары сандыгы» дигән уен калейдоскобы үтте. Башта балалар китапханә буйлап сәяхәт кылды һәм балалар китаплары кайда яшәвен белде, аннан соң илебездә яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре һәм уеннары турында күбрәк белер өчен, шул халыкларга кунакка юл тотты. Берничә гасыр дәвамында халык уеннары көнкүреш тормышның бер өлеше, һәм шул ук вакытта бәйрәмнәрдә төп күңел ачу чарасы да булган. Катнашучылар төрле текстлар – рифмалар, санагычлар һ.б. белән үрелеп баручы халык уеннары белән танышты. Борынгы әби-бабаларыбызның яраткан уеннары һәм сандыктан алынган тылсымлы әйберләр чараны тагын да тулыландырды, балалар ул күңелле уеннарда азарт белән катнашты. Шулай ук борынгы әби-бабаларының балачак илендә булдылар, борынгы уеннарның күптөрлелегенә шаккаттылар, әлеге күңел ачуларның җылысын һәм шатлыгын тойдылар. |