«Көзнең алтын буяулары» уен программасы (6+)

17 нче санлы китапханәдә «Көзнең алтын буяулары» дигән уен программасы узды. Балалар көзнең юмарт, бай, ипи-тозлы чор булуы турында белде. Ул безгә күптөсле буяулар, тәмле күчтәнәчләр, матур мизгелләр бүләк итә.

20251027_100703 (1)
IMG_20251027_095843
IMG_20251027_094028

Алып баручылар көз сынамышлары турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, мини-викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште һәм көз турында шигырьләр укыды. 
Укучылар мавыгып «Гөмбәләр алфавиты», «Күркәле футбол», «Яфраклары һәм тамырлары» дигән хәрәкәтчән уеннар уйнады. Кунакларга аеруча «Агачны бизә» бәйгесе һәм «Көзге бүләкләр» викторинасы ошады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: