«Тылсымлы сәламәтлек кагыйдәләре»: уен программасы (0+)

13 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Тылсымлы сәламәтлек кагыйдәләре» дигән уен программасы уздырды.

правила
IMG_20221013_100517
IMG_20221013_101028
IMG_20221013_101321

Балалар мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды, анда Сәламәтләр иленә ничек эләгергә, авырмыйча, сәламәт һәм нык булып үсәр өчен, үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга кирәклеге турында белде. «Мойдодыр» тукталышында чарада катнашучылар гигиена чаралары турында табышмаклар чиште, «Микроблар турында әкият»не тыңлады. Ә «Витаминнар» тукталышында витаминнарның нинди булуы һәм аларның файдасы турында мәгълүмат алды. Балалар бик теләп «Витаминнарны җый», «Зарарлы һәм файдалы продуктлар» уенында катнашты. «Урман даруханәсе» тукталышында урманда үсүче дару үләннәре белән таныштылар. Күңелле физкультминут вакытында укучылар үзләренең көчен һәм җитезлеген күрсәтте. Чара азагында балалар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм беркайчан да авырмаска сүз бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: