«Күңелле бәйрәм – Сабантуй» уен программасы (0+)

14 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре 12 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән берлектә балалар өчен «Күңелле бәйрәм – Сабантуй» оештырды.

7
1.
2.
3.
4.
5.
6.

Чара барышында балалар халыклар арасында дуслыкны ныгытуда һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдә бик зур әһәмияткә ия булган татар милли бәйрәменең тарихы һәм гореф-гадәтләре белән танышты. Бу көнне аеруча игенчеләр хөрмәтләнә һәм аларның хезмәте бүләкләнә, шлай ук спорт ярышлары, күңелле уеннар һәм борынгы йолалар үткәрелә. 
Балалар Сабан туе  шатлык һәм шаяру рухында узды, бик күптөрле мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр оештырылды. Программага традицион татар уеннары: кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, импровизацияләнгән чабышлар, киез итек ату һәм чүлмәк вату уеннары кергән иде. Уен программасы якты һәм онытылмас хис-кичерешләр калдырды, барлык катнашучылар яхшы кәеф, уңай тәэсирләр һәм татлы бүләкләр алды.

#летовТатарстане

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: