«Тәмлетамаклар илендәге күңелле маҗаралар» уен программасы (6+)

13 мартта 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре татлы күңелле бәйрәм уздырды. 

Снимок3
Снимок1
Снимок2
Катнашучылар конфетлар һәм шоколадлар тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылды, беренче фабрика шоколадының кайчан һәм кайда җитештерелүе һәм кемнең аны Россиягә алып килүе, һәм шулай ук шоколадка дөньяда бердәнбер һәйкәлнең кайда урнаштырылуы турында белде. Китапханәче конфетларның файдалы үзлекләре һәм зарарлы да булырга мөмкинлеге турында сөйләде. Балалар «Тәмлетамак геройларны таныгыз» викторинасында катнашты. «Иң, иң, иң» блицтурниры һәм «Конфетны тап» уены үткәрелде. Чара «Шикәрне ничек ясыйлар», «Ризык тарихы. Карамель», «Шоколад музее» видеороликларын күрсәтү белән үрелеп барды. Һәр бала белем капчыгын яңа кызыклы фактлар белән тулыландырды. Ә иң мөһиме — балалар үзләре белән яхшы кәеф һәм сәяхәтләр, тарих һәм, билгеле инде, татлы ризыклар турында китаплар укуга илһам алып кайтып китте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: