«Леди Баг белән күңелле каникуллар»: уен программасы (6+)

Язгы каникул көннәрендә шәһәр Үзәк китапханәсенең яшь китап сөючеләре Леди Баг белән бергә китапханәне явыз Бражниктан коткарды. Балаларга тылсымлы көч бирә ала торган гадәти булмаган артефактларны эзләргә кирәк булды. 

Веселые каникулы
IMG_20220331_114338_766
IMG_20220331_114359_670
IMG_20220331_114308_636
IMG_20220405_130041_873
IMG_20220405_130046_207

Моның өчен алар табышмаклар, ребуслар чиште, киштәләрдә китапларны тапты һәм Леди Баг сорауларына җавап бирде. Белемнәре һәм китаплар ярдәмендә балалар явыз көчләргәр каршы торды: Парижга Эйфель манарасын кире кайтарды, Леди Вай-Фай белән көрәште, Бражник иреккә чыгарган акумаларны тоттылар һәм, тискәре хис-кичерешләрдән котылу һәм бер-берләренә ярдәм итү өчен, «шатлык биюе»н башкардылар. Һәр үтәлгән бирем өчен балалар ярдәмче хәрефләр алды, һәм йомгаклау биремендә әлеге хәрефләрдән «КИТАП» сүзен җыйдылар. 
Укучылар китап – ул тылсымлы көч һәм белемнәр бирүче иң көчле артефакт, дигән нәтиҗә ясады!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: