«Күңелле светофор» уен программасы (6+)

12 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә танып белү уен программасы узды, аның барышында китапханәче балалар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләште. Безнең һәрберебезгә урамны яки юлны чыгарга туры килүе, җәмәгать транспортын куллануыбыз, кайберләребезнең велосипедта йөрүе, ягъни барыбызның да юл хәрәкәтендә катнашучылар булуыбыз, шунлыктан һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешлеге турында сүз барды. 

Шулай ук чарада катнашучылар светофорның барлыкка килү тарихы, төрле илләрдәге светофорлар турында кызыклы фактларны белде, һәм әлбәттә инде аның нәрсәгә кирәклеге турында искә төшерде. 

атиаичичс
10ф. Игровая программа «Веселый светофор». «Дорожные» загадки
10ф. Игровая программа «Веселый светофор». Дорожная азбука
10ф. Игровая программа «Веселый светофор». Игра «Красный, желтый, зеленый»
10ф. Игровая программа «Веселый светофор». Смотрим мультфильм
10ф. Игровая программа «Веселый светофор». Участники мероприятия
10ф. Игровая программа «Веселый светофор»

Программаның икенче өлешендә балалар бик теләп «юл» билгеләрен таныды, викторина сорауларына җавап бирде, «Кызыл, сары, яшел», «Авторомашка» һ.б. уеннар уйнады. Чара азагында яшь җәяүлеләр «Маша и Медведь» сериясеннән «Эх, прокачу!» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: