«Күңелле космодром» уен программасы (6+)
11 апрельдә 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган «Күңелле космодром» дигән уен программалары үткәрде. «Очышка әзерлек», «Чит планеталылар» һәм «Яшь астронавт» уеннарында һәм бәйгеләрендә балалар космоска очарга әзерлек буенча сынаулар узды. Алар җитезлекләрен, чыдамлыкларын һәм вестибуляр аппаратларын тикшереп карады. Сәяхәтчеләргә космик викторина сорауларына җавап бирер һәм космик табышмакларны чишәр өчен, көч һәм җитезлек кенә түгел, ә белем һәм тапкырлык та кирәк булды. |