«Кызык гамәлләр» уен программасы (0+)
26
Июль 2024
Җомга
26 июль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Кызык гамәлләр» дигән уен программасы үтте. Программа күпсанлы күңелле бәйгеләр, табышмаклар һәм уеннарга бай булды, һәм бер баланы да битараф калдырмады. Балалар алып баручы белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, анда «Әкиятләр аланы», «Бер капчык җәйге табышмаклар» дигән кызыклы викториналарда катнашты, шаян сорауларга җавап бирде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур мавыгу белән «Төз ат», «Балыкны тот» уеннарында, «Кенгуру», «Шаркылдыклар» бәйгеләрендә катнашты. Чара күңелле узды һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. |