«Күңелле уеннар» уен программасы (6+)

Июньнең экваторы – ул шәп итеп ял итәр өчен менә дигән сәбәп!  16 июньдә 13 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен күңелле уен программасы узды, ул балаларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте, аларның сәләтләрен ачты һәм барысын да отрядта берләштерде. 

13 ф. 16.06 вытворяшки 4
13 ф. 16.06.25 вытворяшки 1
13 ф. 16.06.25 вытворяшки 2
13 ф. 16.06.25 вытворяшки 3
13 ф. 16.06.25 вытвыоряшки 5

Балалар 8 уенда катнашты. «Күңелле оркестр» уенында катнашучылар гадәти булмаган – кыштырдаучы, яңгыраучы, гөрелдәүче коралларда уйнады. Барысы да калакларда бик оста итеп уйнауларын күрсәтте! «Түмгәкләр» уенында катнашучылар бөтен командалары белән сазлыкны тиз һәм дустанә рәвештә кичеп чыкты. «Хисле көзге лабиринты» балаларга бик күптөрле хис-кичерешләр һәм хәрәкәтләр бүләк итте. Барысы да күңелле һәм артистларча уйнады. Шунысы да гаҗәп, күп кенә кызлар шпагатка бик яхшы итеп утыра белүен, ә малайлар халык биюләре элементларын күрсәтте. Һәм барлык күнекмәләрен алар чылбыр буенча тапшырды. «Бөҗәкне таны» уенында балалар тотып карап бөҗәкләрне таныды. Иң катлаулылары кырыгаяк, суфый чикерткә һәм күбәләк корты булды.  Иң кызык уен – «Фил ничек төчкерә?». Шулай ук «Балык, кош, ерткыч», «Яңача кайнар бәрәңге» һәм «Үзгәрү» дигән уеннар уйнадылар. Көн шәп үтте! Балалар да, китапханәчеләр дә рәхәтләнеп көлде, шаяртты һәм бик теләп уйнады!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: