«Күңелле эскәмия» уен программасы (0+)

15 майда 8 нче санлы балалар китапханәсе Марат Бибишев исемендәге театр паркында Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – бар нәрсәнең башы» дигән концерт-күңел ачу программасында актив катнашты һәм «Күңелле эскәмия» дигән уен программасы үткәрде.

(1)IMG_7073
(4)IMG_7089
(5)20250515_165834
(6)20250515_172706
Балалар Ребята с удовольствием приняли участие в увлекательной игре «Күңелле лабиринт» дигән мавыктыргыч уенда бик теләп катнашты һәм «Гаилә ромашкасы» викторинасының гаилә кыйммәтләре, дуслык һәм бер-береңә ярдәм итү турында сорауларына җавап бирде. Яшь укучылар актив рәвештә һәм азарт белән «Максатка туры тидер» хәрәкәтчән уены уйнады. Чара кунаклары үз гаиләләренең кызыксынулары, мавыгулары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балаларның мөлаем, шат һәм бәхетле елмаюларын күрү куандырды. Бәйрәмнең иң актив катнашучылары татлы бүләкләр һәм китапханә адресы язылган ромашкалар алды. 
Саф һавада узган бәйрәм паркка килүчеләргә онытылмас хис-кичерешләр, яхшы кәеф, шатлык һәм күңел ачу хисе бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: