«Уку утравында сезне маҗаралар көтә»: уен программасы (6+)

29 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, «Уку утравында сезне маҗаралар көтә» дигән уен программасы узды.

ф8
1
2
4
3

Китапханә ишекләрен ачып, балалар әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына килеп керде, анда аларны тылсымлы герой Пьеро каршы алды. Уку утравында чара кунаклары «Иң игътибарлы», «Әкият белгечләре» һәм «Бел әле» уен утраучыкларында булды. Беренчесендә – укучылар китапханә кагыйдәләре белән танышты. Икенче утраучык рус халык әкиятләренә багышланды, анда балалар «Әкиятләр каруселе» викторинасы сорауларына җавап бирде. «Тылсымлы сандык» дигән өченче утраучыкта укучылар әкият геройларының әйберләрен таныды. Уен программасы азагында теләге булган барлык балалар да китапханәгә язылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: