«Хәзинәләр утравын эзләп»: уен программасы (6+)
27 июль көнне Үзәк балалар китапханәсе пиратлар корабына әверелде, «Я сам» талантлар үстерү үзәгеннән килгән балалар исә чып-чын пиратлар булды. Капитаннар Топ һәм Хлоп балаларны дөнья буйлап сәяхәт кылырга чакырды, ә моның өчен яхшы әзерлек кирәк. «Топ-хлоп» уены – яшь китап сөючеләрнең игътибарлылыгын, ә «Команда җый» уены командада эшли белүен тикшерде. «Кара тамга», «Диңгез төене» һәм «Баскыч буенча мен» эстафеталары катнашучыларга һәр пират белергә тиешле күнекмәләрне күрсәтте. Диңгез табышмаклары һәм географик викторина балаларга, корабны йөртер һәм океан суларында адашмас өчен, пиратларның күп белергә тиешлеген искә төшерде. Сәяхәт азагында Капитаннар укучыларга җәйне күңелле итеп уздыруларын һәм кызыклы китаплар белән чын сәяхәткә юл тотуларын теләде. |