«Яңа ел хәзинәләрен эзләп»: уен программасы (6+)
9
Гыйнвар 2023
Дүшәмбе
23 нче санлы китапханәдә кышкы каникуллар вакытында балалар өчен «Яңа ел хәзинәләрен эзләп» дигән уен программасы үтте. Күңелле яңа ел музыкасы астында балалар мавыктыргыч, күңелле уеннар, яңа ел викториналары, табышмаклар, бәйгеләр дөньясына юл тотты. «Нәрсә ул Яңа ел?», «Яңа ел пазлы» уеннарында катнаштылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә «сынаулар» үтеп, Кикимора урлаган бүләкләр тулы капчыкны кире кайтардылар. |