«Балачак лабиринтында»: уен программасы (0+)
2
Июнь 2022
Пәнҗешәмбе
Җәйге каникулларның беренче көннәрендә «Марат Бибишев исемендәге» театраль паркта Халыкара балаларны яклау көненә багышланган концерт, күңелле уеннар, бәйгеләр һәм мастер-класслардан торган күңелле шоу программасы үтте. Чара «Квартал» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубы тарафыннан оештырылды, анда шулай ук «Балачак лабиринтында» дигән уен программасы белән 8 нче санлы балалар китапханәсе актив катнашты. Өлкәннәр дә, балалар да «Китап аланы» викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште һәм бәйгеләрдә катнашты. Күңелле бию көйләре, кызык бәйгеләр, табышмаклар – болар барысы да бу көнне күтәренке кәеф тудырды. Ә балаларның шатлыклы авазлары әлеге бәйрәмнең төп бизәге булды! |