«Акыллы малайлар һәм кызлар» уен программасы (6+)

25 һәм 27 март көннәрендә 8 нче балалар китапханәсе «Акыллы малайлар һәм кызлар» дигән уен программасы уздырды. 

Чара «Блиц-сораштыру», «Шифрланган сүз», «Үзенчәлекле туган якны өйрәнү», «Әдәбият курсын искә төшер», «Барысы турында да аз-азлап» дигән берничә турдан торды. Катнашучылар уенның һәр этабын зур кызыксыну белән үтте. 

уерероыерырфыййй
(1)IMG_20240325_102842
(2)IMG_20240325_110436
(4)IMG_20240325_103754
(3)IMG_20240325_110902
(1)1711525883518
(2)1711525883575
(4)1711525883677
(3)1711532916192

Малайлар һәм кызлар азарт белән ребуслар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, сүзләрне үзгәртте, «кара конвертта»гы әйберләрне белде. Интеллектуаль биремнәрне үтәп, үзләре өчен әйләнә-тирә дөнья турында яңа мәгълүмат алды. Катлаулы сорауларга җавап биреп, уенчыларга үз белемнәрен һәм логик фикерләүләрен, гадәти булмаган хәлләр вакытында билгеләнгән вакыт эчендә дөрес карарга килә белүләрен күрсәтергә кирәк булды. «Акыллы малайлар һәм кызлар» уены балаларга шатлык һәм канәгатьлек бирде, интеллектуаль эшчәнлеккә кызыксыну тудырды, аларда тапкыр, зирәк, үткен булу теләге уятты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: