«Елмай, планета, урамда җәй!» уен программасы (0+)

18 июнь көнне 15 нче санлы китапханә 45 нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе оештырган саф һавада балалар өчен мультфильмнар күрсәтү чарасына кушылды һәм «Елмай, планета, урамда җәй!» дигән уен программасы үткәрде.

оар
1718770700142
1718770700176
1718770700225
Уен программасы барышында балалар җәй, кояш турында күп кенә кызыклы фактларны белде, витаминнар турында табышмаклар чиште. Укучылар бик теләп «Иң игътибарлы», «Әкияти» дигән тапкырлыкка һәм зиһенлелеккә викториналарда катнашты. Шулай ук малайлар һәм кызларны «Сулга-уңга», «Ничек яшисең?» һ.б. мавыктыргыч хәрәкәтчән уен һәм бәйгеләр көтте.

Барлык катнашучылар очрашудан канәгать калды һәм күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: