«Балачак елмаюлары» уен программасы (6+)

5 июньдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге ишегалды мәйданчыгында  «Балачак елмаюлары» дигән уен программасы уздырды. Чара балачакның иң төп бәйрәмнәренең берсе – Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Бу изгелек, көтеп алынган каникуллар башлану, балалар бәхете бәйрәме. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән танышты, бәйге-уен программасында катнашып, табышмаклар чиште, тасвирлаган буенча яраткан әкият геройларын таныды. Шулай ук хәрәкәтчән уеннар уйнады. Балаларша урам рәссамы ролендә булып карарга тәкъдим ителде. Алар энтузиазм белән төсле акбурлар ярдәмендә асфальтлы мәйданчыкны бизәде. Кояш, күк йөзе, диңгез, чәчәкләр һәм табигать рәсемнәре ясадылар. Барлык катнашучылар татлы бүләкләр һәм яхшы кәеф алды. 

IMG_20250605_102403
IMG_20250605_104925
IMG_20250605_105250
IMG-20250605-WA0015

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: