«Өченче планета сере»: уен программасы (0+)

Апрельдә иң мөһим вакыйгаларның берсе – Космонавтика Көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханә  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Өченче планета сере» дигән мавыктыргыч-танып белү уен программасына чакырды.

Тайна третьей планеты
сложная задача командира экипажа
команда гагринцы к путешествию готовы
изучаем солнечную систему
игра-путешествие
заправлены в планшеты космические карты
вот одна из далеких планет

Һәр команда үз космик кораб экипажын тәкъдим итте. Барысы бергә бик күп сынаулар аша кояш системасы буйлап очыш ясады. Уен башында командалар ракета әзерләде, аңа исем бирде һәм экипаж командирын сайлады. Командаларга һәр планетадагы биремнәрне үтәргә кирәк булды, мәсәлән, Венерада – шифрланган хатны укырга, Марста – табышмаклар чишәргә, Юпитерда – яшерелгән сүзләрне табарга туры килде. Балалар очыш дәвамында космостан хатка «ачкыч»ны җыя алды, һәм Җиргә әйләнеп кайтты. Дуслык-татулык җиңде.

#Поехали! #Мечтыокосмосе #ДеньКосмонавтики

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: