«Барысын да китапханәгә сызгыртып чакырырга!» уен программасы (0+)

29 май көнне Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен махсус оештырылган «Барысын да китапханәгә сызгыртып чакырырга!» дигән мавыктыргыч уен программасы узды. 
Чараның башыннан ук балалар диңгез маҗаралары дөньясына кереп чумды, чөнки аларны чын пиратлар капитаны үзенең тугры ярдәмчесе белән каршы алды. 

222
.trashed-1751098880-IMG20250529111007
.trashed-1751098889-IMG20250529110836
.trashed-1751098960-IMG20250529102308
.trashed-1751099182-IMG20250529112521
.trashed-1751099778-IMG20250529113543

Капитан шунда ук команда җыя башлады, һәм яшь пиратлар бик теләп аның чакыруына килде. Алар, төрле бәйгеләрдә катнашып һәм кызыклы сорауларга җавап биреп, диңгезләр һәм хәзинәләр турында үз белемнәрен сынады. Аларның һәрберсе үзенең тапкырлыгын һәм җитезлеген күрсәтте, бу исә чын пират командасы тупларга мөмкинлек бирде!
Балалар үз корабларын төзеде һәм аркан үрә белү буенча мөһим сынауны үтте. Шулай ук катнашучылар пират тупларын атып үзләрен төз атуда сыный алды һәм пират биюләре дә читтә калмады. 
Әлеге уен программасы балаларны күңел ачтырып кына калмады, ә аларга диңгез маҗаралары турында күп кенә яңа мәгълүматларны белергә, дуслык элемтәләрен ныгытырга һәм, әлбәттә, китапханәдә уздырган вакыттан  ләззәт алырга мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: