Балалар өчен уен программасы (6+)

29 майда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен уен программасы үткәрде.
Программа үз эченә күптөрле уеннар һәм бәйгеләрне алды, алар балаларга бер-берсен яхшырак белергә, аралашу күнекмәләрен үстерергә һәм вакытларын күңелле итеп уздырырга ярдәм итте. Укучылар командалы биремнәрдә катнашты, анда аларга тапкырлык, җитезлек һәм командада эшли белүләрен күрсәтергә кирәк булды. 

0a61a9eb-772d-4a8e-b7d2-2e6ec4dbfe6e
4d80bdb7-f1b3-445a-9310-7d1b91424d66
b2d7bd77-d2d8-45c1-8c65-e572875017af
b149b5fc-0976-4e25-9bae-5b6bfe078028
cfd1c5cf-e4c7-438b-84fc-7ae1381f1e76

Катнашучыларны «Урал халыклар уеннары», «Идел буе халыклары уеннары», «Алтай халыклары уеннары» станцияләре көтте.
Барлык катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм яңа дуслар тапты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: