«Җаннар бергәлеге» («Союз души с душой родной») Уен программасы (0+)

22 февральдә 16 нчы санлы китапханә әтиләр һәм балалар өчен «Җаннар бергәлеге» («Союз души с душой родной») исемле Әтиләр көненә багышланган чара үткәрде.

IMG_20190222_143548
IMG_20190222_143634_1
IMG_20190222_143138
IMG_20190222_142430
2019-02-22-15-39-57-075

Яхшы әти булу – ир-ат тормышындагы иң җаваплы һәм мөһим эш.

Чара барышында балалар сөекле әтиләре өчен сәнгатьле итеп шигырьләр укыды, табышмаклар чиште һәм әтиләренең өйдә ни белән шөгыльләнүе һәм хуҗалыкта әниләренә ничек булышуы турында сөйләде. Катнашучылар Е.Носовның «Белый гусь» хикәясен тыңлады. Анда әти булуның яхшылыкка һәм гаилә өчен җаваплылыкка корылган тирән мәгънәсе ачып салына.

Шуннан соң әтиләр балалары белән «Кем шарны тизрәк кабарта?», «Үз балаңны тап» исемле шаян һәм күңелле бәйгеләрдә бик теләп катнашты, шулай ук хәрби темага кагылышлы викторина сорауларына җавап бирде. Кызыклы уеннардан соң, әтиләр һәм балалар бергәләп күңелле күнегүләр ясады. Чарада шулай ук «Әти белән бергәләп китапханәгә йөрибез» («С папой я своим дружу, в библиотеку с ним хожу») шәһәркүләм гаилә фотобәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды: барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: