«Солдат мәктәбе» уен программасы (6+)

13 нче санлы китапханәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Сиңа хезмәт итәм, Россия» патриотлык атналыгы дәвам итә. 
Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубындагы очрашуда уен программасы барышында балалар Ватанны саклауга мөнәсәбәте булган ир-атларны һәм хатын-кызларны ни өчен нәкъ менә 23 февраль көнне котлаулары турында белде. 

Слайд2
аипаыи
счии
СЫпиыаярпи
ывапыавп
ячмВЫМПИ

Программада катнашучылар – малайлар, ике командага бүленде һәм бәйге биремнәрендә катнашты. «Хәрби кием» биремендә Россия армиясенең баш киемнәрен – фуражка һәм беретларны киеп карадылар, «Сафка әзерлек»тә исә буй озынлыгы буенча тизлеккә тезелеп бастылар. «Солдат викторина»сында катнашучылар армиядә хезмәт итү буенча төрле сорауларга җавап бирде: мәсәлән, «Гаскәрләрнең урнашкан урыны?»,  «Сугышлар барышы турында мәгълүматлар» һ.б. Уенчыларга төз атуда, тапкырлыкта көч сынашу өчен сораулар бирелде, мәсәлән, агач һәм мылтык арасында нинди уртаклык бар? Кызлар өчен дә бирем әзерләнде: шифрланган язуда Ватанны саклаучыга хас сыйфатларны табарга.  Барысы да булдырды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: